Кадыбашта яшәүче Нуриевлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр
Бер гаилә булып яши башлаганда аларның икесе дә хезмәт юлын башлаган, тормышта үз юлларын тапкан була инде
Берсе өчен берсе кирәк булу... Бу – Кадыбашта гомер кичерүче Мәхтүр-Фәния НУРИЕВлар өчен гади генә сүзләр түгел, ә яшәү рәвеше. Ерак картлыкка кадәр бергәләп барып җитү... Монысы – аларның иң зур теләге. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек әлеге пар яшәү яменең тигезлектә булуын көндәлек гамәлләре аша раслап яшәве белән үрнәк.
УЛ – МИНЕ, МИН АНЫ КӨТКӘНМЕНДЕР
Бер гаилә булып яши башлаганда аларның икесе дә хезмәт юлын башлаган, тормышта үз юлларын тапкан була инде.
– Мин, мәктәпне тәмамлагач ук туган “Таң” колхозына шофер булып урнашып, армиядән соң да шул ук һөнәрне дәвам иттем. Читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы институтында укыганда башта агроном булып эшләсәм, ике елдан баш агроном итеп куйдылар, – дип сөйли Мәхтүр абый.
Ә 1984 елда аны бик тә җаваплы эшкә – колхоз рәисе итеп билгелиләр. Бераз алга китеп, шуны әйтү кирәк: әлеге вазифаны 30 елдан артык башкарып, “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә, башка дәрәҗәле бүләкләргә лаек була ул.
– Менә шул вазифасы безнең танышуга төп сәбәп булды да инде, – дип елмая Фәния апа. – Алабуга пединститутын тәмамлап, туган Үтәгән мәктәбендә ун ел эшләгәннән соң, авылдашым, хезмәттәшем Әлфия Муллахмәтова тәкъдиме белән шәһәргә китәргә уйладык. Мин Әгерҗе райкомының оештыру бүлегенә урнаштым. Ә туган авылыма еш кына колхоз рәисе булып эшләгән Мәхтүр Мансур улына утырып кайтырга туры килә иде. Юлда йөргәндә ике йөрәкнең бер-берсенә тартылуын үзебез дә сизми калдык. Бик тиздән өйләнештек тә, – дип дәвам итә.
– Күрше авыллар – Кадыбаш һәм Үтәгәндә ничә еллар яшәп, аңа кадәр ничек бер-беребезне күрмәдек икән?! – дип кушыла Мәхтүр абый. – Никах вакыты җитмәгән булгандыр, күрәсең. Бәлки, ул – мине, мин аны көткәнмендер...
ЯҢГЫР ЯВУ – БӘХЕТКӘ
– Кадыбашка килен булып төшкән чакны әле дә хәтерлим: ул көнне бик көчле яңгыр яуды. Моны каенанам Нәсимә бәхеткә юрады. “Мин килен булып төшкән көнне ябалак-ябалак кар яуган иде. Бик бәхетле яшәдек Мансурым белән. Яңгыр яву да – бәхеткә” дигән сүзләре – әле дә истә, – ди Фәния апа.
– Чыннан да, Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтием Мансур белән әнием Нәсимә бер-берсен бик хөрмәт итеп яшәделәр. Ни кызганыч, әтинең гомере генә кыска булды, – дип дәвам итә Мәхтүр абый.
– Ә минем әнием Фәүзия 35 яшендә дүрт бала белән тол кала. Мин әтине хәтерләмим дә диярлек, чөнки дүрт яшь кенә булган. Дөньяны үзенә җигелеп тартырга туры килгән әни ир-атның кадерен белергә кирәклеген без – кызларының канына сеңдереп үстерде. Кияүләрен дә бик яратты, – ди Фәния апа.
Әнә шулай, бер-берсенә җылы караш, хөрмәтле мөнәсәбәт булдыруга әти-әниләре дә зур йогынты ясый.
8 МАРТ БӘЙРӘМЕНӘ – БӘЛЕШ
Хезмәт юлында икесе дә җаваплы вазифалар башкарсалар да, өйгә кайткач гап-гади хуҗа белән хуҗабикәгә әвереләләр алар.
– Безнең өйдә бервакытта да эш бүлешү булмады, һәрчак килешеп эшләдек, – диләр. – Эшкә киткәнче Мәхтүр, улларыбыз Камил белән Ришатны ике чанага утыртып, балалар бакчасына илтә иде. Мәктәпкә минем белән йөрделәр (Фәния Мәгъсум кызы озак еллар Кадыбаш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта). Кайсыбыз алдан җитешә, ашарга шул әзерләде. Мәхтүр әле хәзер дә елның-елында 8 Март бәйрәменә бик тәмле итеп бәлеш пешерә, – ди Фәния апа, иренә яратулы караш ташлап.
ҺӘРЧАК БЕРГӘ
Авылдашлары аларны һәрчак бергә күрергә күнеккән: элеккерәк елларда бергәләп чаңгыда шусалар, хәзер кичләрен авыл урамнарын әйләнергә чыгалар. Бакчада да бергә эшлиләр, бал кортларын да бергәләп карыйлар. Кышларын кара-каршы утырып шахмат уйныйбыз, диләр.
Ә хәзерге вакытта бергәләп җәйгә кунакка кайткан оныкларына сөенәләр. Олы уллары Камил–Гөлшат өч ул тәрбияләсәләр, кечесе Ришат–Эльвинада ике кыз үсә.
– Казанда яшәүче улларыбыз, гаиләләре белән бик еш кайтып, хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итеп торалар, – диләр.
Сүз уңаеннан, Ришат, әтисе юлыннан китеп, авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлаган, Камилнеке – энергетика тармагы. Икесе дә югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамлаганнар.
– Ә Әгерҗедән медаль тапшыру тантанасыннан кайтуыбызга оныкларыбыз үз куллары белән ромашка чәчәкләреннән композиция ясап куйганнар. Көнаралаш авыл китапханәсенә йөриләр алар. Анда Фәридә, Алсу апалары һәрчак яңа шөгыль табып торалар, – ди Фәния апа, рәхмәтле булып. – Ә бу юлы безгә менә шундый матур бүләк әзерләгәннәр. Гади, әмма бик тә кадерле....
Алга таба да тормышларында әнә шундый матур мизгелләре күп булып, Зәйнәп–Зөфәр җырындагыча, “Берсе өчен берсе кирәк булып” яшәргә язсын иде Кадыбашның хөрмәтле парына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев