"Нәүрүз" ширкәтендә печәнгә төштеләр
Яшәеш

"Нәүрүз" ширкәтендә печәнгә төштеләр

Тирсә янындагы басуда купьеллык үләнне чабу башланды

Бүген терлек азыгы хәзерләүдә эшләячәк техникаларның эзерлеге тикшерелде.

"Нәүрүз" ширкәтендә терлек азыгы хәзерләүдә 30лап техника эшләячәк. Аларның әзерлеге туксан процент, диде ширкәт директоры Игорь Васильев. Быел ширкәт хезмәтчәннәре алдында 20 мен тонна сенаж, 15 мен тонна силос, 5 тонна печән хәзерләү бурычы тора.

Район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин, Казаннан килгән вәкилләр әлеге мөһим чорда кырда эшләячәк авыл хезмәтчәннәренә уңышлар һәм җинеллекләр теләделәр. 

Соңыннан белгечләр "Сельхозхимия" берләшмәсендә булдылар. Монда техникалар тулысынча әзер. Сенаж чокырлары да тиешле таләпләргә туры китереп әзерләнгән.

Бүген "Нәүрүз" ширкәтендә печәнгә төштеләр. Тирсә янындагы басуда купьеллык үләнне чабу башланды. Хәерле сәгатьтә!


Нет комментариев