"Татарстан" тапшыруында кызыклы әңгәмә булачак
"Әгерҗе хәбәрләренә" үз чыганакларыннан билгеле булганча, бүген Россия-1 федераль телеканалында чыгып килүче "Татарстан" тапшыруында алып баручы, матбугат ветераны Миңназыйм Сәфәров янында кунакта райондашыбыз, язучы Наилә Харисова булачак.
Тапшыру 9.30 сәг тәгаенләнгән.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казанда Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр иткән идек. Ул Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.
Тантаналы чарада Әгерҗедән каләм остасы, мәгариф ветераны Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән иҗади бәйгенең “Повесть” номинациясендә җиңү яулаган Наилә Харисова да катнашты.
Комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбызны олы җиңүе белән тәбрикләп, Диплом һәм 300 мең сумга сертификат тапшырдылар.
Нет комментариев