"Наҗар" хуҗалыгында көзге арыш сугалар
Арышнын бер гектарыннан уртача 24 центнер уңыш чыга
"Агрохимсервис" ширкәтенең "Наҗар" ярдәмче хуҗалыгында уракка узган атнаның җомгасында ук чыкканнар. Алар көзге арыш суктыралар.
- Бүген 67 гектарлы басуда эшлиләр. Иң башта уңдырышлылыгы түбән, чүплерәк басуда эшне төгәллибез. Чөнки бу басудагы бөртеклеләрне "издерелгән" ашлык өчен кулланабыз. Аның өчен арыш артык коры булмаска тиеш. Хәзерге вакытта арышның дымлылыгы 30 процент, - ди идарәче Ирек Сабирҗанов.
Арышнын бер гектарыннан уртача 24 центнер уңыш чыга. Быелгы ел өчен бу бик яхшы курсәткеч, диләр белгечләр.
- Быел көзге культураларның унышы тубән булмас дип өметләнәбез, - ди Ирек Тәлгатович.
"Наҗар"да арышны басуда ук издереп ташыйлар. Ә комбайннарда тәҗрибәле Радик Гыймазетдинов һәм Рөстәм Гыймазов эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев