Мөршидә апа Мингулова: «Мин язылыштырган гаиләләр, бүгенгесе көндә дә, бергә, матур ,тигез тормыш итәләр»
Яшәеш

Мөршидә апа Мингулова: «Мин язылыштырган гаиләләр, бүгенгесе көндә дә, бергә, матур ,тигез тормыш итәләр»

Күпме гомер, күпме хезмәт!

"Мин язылыштырган гаиләләр, бүгенгесе көндә дә, бергә, матур ,тигез тормыш итәләр",- дип сүзен башлады Мөршидә апа Мингулова.

1949 елның, 11 гыйнваренда Закир абый белән Маһирә апа гаиләсендә , дөньяга аваз сала ул. 8 еллык урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенең, китапханәче һөнәренә белгечлек алу нияте белән, укырга керә. Ләкин сагынуга түзә алмыйча, авылга кайта, укуын Иж - Бубый урта мәктәбендә тәмамлый.

Тормыш аны Ижау каласына китерә. Анда ул ,8 ел кладовщица булып эшли. 1974 елны ,Мөршидә апа олы тормыш юлына аяк баса. Авылдашыбыз Нәҗип абый Мингулов белән, матур гына тормыш коралар. Берсе артыннан берсе , ике уллары туа.

1974 елны авылыбызның ядкаре, Мидхәт абый Исламов, Мөршидә апаны, Салагыш авыл Советы башкарма комитеты сәркатибе итеп, эшкә билгели. Менә шул көннән башлап, лаеклы ялга киткәнче, Мөршидә апа авыл халкына хезмәт куя.

30 ел дәверендә Мөршидә апа бик күп кешеләр белән аралаша, ул эшләгән чорда авыл җирлеге рәисләре дә алышынып тора. Алар белән уртак тел табып, хезмәтеннән ямь һәм тәм табып, авыл халкы белән бедәм булып, эшли һәм яши ул.

Тукаев Рифкат, Әминев Рәфис , Нәфиков Габделхәй, Тукаев Рафаэль, Шиябутдинов Имаметдин, Шәрифуллин Алмаз, Муллахметов Ирек. Бу авыл җирлеге рәисләренә рәхмәтем зур, бергә һәм бердәм, тату, дус эшләдек ди, Мөршидә апа.

Элек авылларда халык күп, хезмәт куюлар да зурдан һәм төрледән - төрле була. Мөршидә апа сәркатип кенә түгел, авыл халкы тормышы ,аларның язмышлары белән бергә яшүче дә , кайгыртучы да була.

Пушкин исемендәге колхозда "Иптәшләр суды" сәркатибе. Авыл җирлеге каршындагы административ комиссия сәркатибе. Яңа йолалар, язылыштырулар, яңа туган балаларга таныклык тапшырулар һәм башка хезмәт төрләрен дә , башкара ул. Хатын-кызлар советында сәркатип. Һәр сайлауда комиссия члены.
Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру өчен, комиссиядә җаваплы. Шушы 30 ел хезмәт дәверендә депутат.

2002 елны Халык саны исәбен алу хезмәте өчен, күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Ипле, тыныч ,тырыш, ачык йөзле, ярдәмчел авылдашыбыз ,Мөршидә апа бик күп башкарылган эш төрләрен дә санап үтте.

Үзарасалым, җир һәм йорт өчен салым, төзелеш өчен салым, страховойлар өчен, акча җыеп банкларга тапшыру, пропискага кертү, төшерү, кавыштыру , справкалар язу, һәм башка ,күп төрле эшләр аның өстендә була.

Мөршидә апа бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Ул "Хезмәт ветераны". Нәҗип абый белән, бары 19 ел гомер кичерәләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр. Икесе дә ,армия хезмәтендә булып кайталар. Әсән , Минзәлә көллиятләрендә белем алалар. Олы уллары Марсель, авылда Мөршидә апа белән яши, оператор булып эшли. Марсельнең кызы Алинә мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортында белем ала. Улы Алмаз 9 нчы сыйныфта укый.

Кече улы Рамил гаиләсе белән Ижау каласында яшиләр. Тормыш иптәше Диләрә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Рамил заводта эшли.

Бүгенгесе көндә балаларының, оныкларының уңышларына, бәхет ,шатлыкларына сөенеп яши ул. "Авылдагы бер туйдан да калмадым, үземне хөрмәт иттеләр, авылдашлар белән матур, дус яшәдем,- ди Мөршидә апа.

Тиздән әти белән әнинең бергә гомер кичерүләренә дә ,45 ел була. Аларны да , авылдашым ,Мөршидә апа язылыштырган.Менә, тормыш, дөнья дигәннәре, ничек түгәрәк ул!

Бүген, Мөршидә апа янында кунакта булдым. Бик озак итеп сөйләштек, гөрләштек, күп кенә авылдашларны искә алдык.

Иртәгә Мөршидә апа Мингуловпның ,Гомер бәйрәме. Аңа 75 яшь тула. Аны юбилее белән тәбрик итеп, иң җылы, иң матур теләкләремне генә юллыйм.
Сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет , шатлык, зур уңышлар, сөенечләр, балалар һәм оныклар игелеге, иминлеге генә телим!

Күпме гомер, күпме хезмәт! " Кешене - хезмәт бизи ",- диләр. Мин, авылдашым белән горурланам, аңа чын күңелдән иксез - чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Мөршидә апа белән, бик җылы саубуллаштык.

Ул , Илләргә тынычлык, Гаиләләргә бәхет, Парлылырга тигезлек, ялгызларга сабырлык теләде. 

Раилә Тимофеева


Нет комментариев