Мобилизацияләнүчеләрнең барысына да 195 мең түләнәчәк
Яшәеш

Мобилизацияләнүчеләрнең барысына да 195 мең түләнәчәк

Объясняем.РФ порталында аңлаттылар

Акчалата түләү өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең барысына да каралган. Объясняем.РФ порталында шул турыда хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.

Әлеге түләү 195 мең сумнан да ким түгел, ул хәрби хезмәткәр хәрби частьнең шәхси составына кертелгәннән соң календарь ай өчен санала. Хәрби частьнең кайда урнашкан булуының аермасы юк. Түләү әзерлек һәм укыту вакытын кертеп исәпләнә.

 


Нет комментариев