Милиция ветераны Сәүбән Сәфәров сиксән яшьлек юбилеен каршы алды 
Яшәеш

Милиция ветераны Сәүбән Сәфәров сиксән яшьлек юбилеен каршы алды 

Ул кырык елга якын гомерен район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче булып эшләүгә багышлаган

Бүген Әгерҗедә яшәүче милиция ветераны Сәүбән Сәфәров сиксән яшьлек юбилеен каршы алды.

Ул кырык елга якын гомерен район эчке эшләр бүлегендә тикшерүче, оператив эшләр буенча начальник урынбасары булып эшләүгә багышлый. Милиция хезмәткәрләре арасында иң беренче булып Дуслык ордены белән бүләкләнә. Дистәләгән җинаятьләрне оператив төстә ачу өчен көн-төн хезмәттә була. Төгәл, үз эшен тирән белүче хезмәткәр башкалардан да шуны таләп итә. 

Бүген аны олуг юбилее белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев, бүлекнең ветераннар советы рәисе Азат Мусин тәбрикләделәр.

Әле дә тормыштан ямь табып яшәүче өлкән хезмәттәшләренә сәламәтлек, Сөембикә апа белән бәхетле тигез картлык теләп бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев