Икесе дә бик лаеклы
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Салагыш һәм Исәнбай авыллары мәгариф ветераннары Лидия Мәҗитова һәм Ринат Борһаниевка “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгеләрен тапшырды.
- Сез икегез дә моңа бик лаек. Гомерегезне балалар тәрбияләү, аларга белем бирү кебек авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәткә багышлаган шәхесләр буларак, сез республикабыз үсешенә дә зур өлеш кертүчеләр, – диде җитәкче аларны ихлас тәбрикләп.
Нет комментариев