Май бәйрәмнәрендә өстәмә яллар көтеләме?
Яшәеш

Май бәйрәмнәрендә өстәмә яллар көтеләме?

Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде

Май бәйрәмнәренә хезмәт календаре расланды, 4, 5 һәм 6 майга өстәмә яллар бирү әлегә планлаштырылмый. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бу федераль закон. 30 апрель, 1, 2, 3 май, шулай ук 7, 8, 9 һәм 10 май көннәре ял һәм бәйрәм көннәре дип билгеләнгән календарь бар. Әлегә бу өлкәдә ниндидер яңалыклар юк», - диде Лилия Галимова.

Чыганак


Нет комментариев