Май бәйрәмнәрендә күп функцияле үзәкләр ничек эшли
Яшәеш

Май бәйрәмнәрендә күп функцияле үзәкләр ничек эшли

"Минем документлар" офисының эш режимы үзгәртеләчәк

Татарстанда "Минем документлар" офисларының эш режимы бәйрәм көннәрендә үзгәртеләчәк. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләренә" Әгерҗе районында күп функцияле үзәк бүлеге җитәкчесе Наталья Әхмәтҗанова хәбәр итте.

КФҮ 1, 2, 3, 7, 8, 9, 10 май көннәрендә кизү тору режимында 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли.

Игътибар итегез, бу көннәрдә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү бары тик 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр бирү хезмәте буенча гына башкарыла.

Күрсәтелгән көннәрдә башка хезмәтләр буенча кабул итү булмаячак.

4, 5, 6 майда КФҮ гадәти режимда эшләячәк.


Нет комментариев