Имтихан алу бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми
Россиядә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә озайтылак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә автомобиль хуҗаларына шул хакта искәрттеләр.
Гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда чыга торган яки инде чыккан машина йөртү таныклыклары өч елга озайтыла.
Бу автомат рәвештә башкарыла, имтихан алу бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, шулай ук машина йөртү таныклыгы бланкын алыштыру ихтыяҗы да юк.
Нет комментариев