Марат Яруллин: «Миннән башка мине өйләндергәннәр»
Марат мәсьәләгә ачыклык кертте
Берничә көн элек җырчы Ильмира Нәгыймова йөзек һәм кызыл розалар бәйләме белән төшкән фотосын социаль челтәргә куйганнар иде. Шундый ук кызыл розалар белән җырчы Марат Яруллин да фотога төшкән. Шуңадырмы җырчы Ильмирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган дигән сүзләр булды.
Марат бу мәсьәләгә ачыклык кертте.
"Гастрольләрем гөрләп барганда интернетта мине өйләндерергә дә өлгергәннәр. Мин моны бераз читтән күзәткәннән соң ачыклык кертергә булдым.
Рәсми рәвештә! Минем хәзер концертларым һәм вакытым бик тыгыз. Мин әле өйләнергә җыенмыйм, хәтта Нәгыймовага да (Ильмира, гафу ит)",- дип язган Марат Яруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев