Марат Җәббаров һәм Ленар Нургаянов бер төркем әгерҗелеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар
Исемлек
Әгерҗе муниципаль район Советының XXXVI утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Ленар Нургаянов бер төркем әгерҗелеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар.
Инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертүе һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен район инвалидлар оешмасының Кадыбаш бүлекчәсе җитәкчесе РАМАЗАНОВ Илфат Гали улы ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Ххх
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен “Наз” приюты директоры НИГЪМӘТУЛЛИНА Гөлчәчәк Рамазан кызына “ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Ххх
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Кадыбаш урта мәктәбе директоры РӘШИТОВА Фәния Харис кызына “ТРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
Ххх
Транспорт өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Горький тимер юлының Ижау инфраструктура бүлеге җитәкчесе БӘШӘРОВ Рәзил Раил улына, Ижау төбәкара элемтә үзәге инженеры НӘҖИПОВА Фәйрүзә Рифкать кызына “ТРның атказанган транспорт хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Ххх
Җирле үзидарә үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен Сарсак-Омга авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ГОРДЕЕВА Надежда Витальевнага ТР Рәисе Рәхмәте белдерелде.
Ххх
Әгерҗе районы мәдәни үсешенә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен Иж-Бубый авыл тарихы музее фәнни хезмәткәре МӘННАПОВА Нурия Раиф кызына ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәте белдерелде.
Ххх
Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән нәтиҗәле өлешләре өчен “Сарсак-Омга” ширкәте механизаторы ПАВЛОВ Василий Павловичка һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе САЛЬНИКОВА Гөлнур Фасыйхҗан кызына ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Ххх
Урман хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Әгерҗе урман хуҗалыгы урманчысы ШИШКИН Виктор Михайловичка ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
Ххх
Агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлешләре өчен “Нәүрүз” ширкәте машина йөртүчесе БЛОХИН Александр Викторовичка һәм әлеге ширкәт слесаре ГЫЙНИЯТОВ Ләүфир Нәзир улына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Ххх
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан АИТОВ Олег Илдус улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.
Ххх
Муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре арасында узган “Иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше” республика бәйгесенең “Үзәк Яңа ел чыршысын иң матур бизәү һәм авыл җирлекләрендә Яңа ел чараларын үткәрү” номинациясендә III урын алган Красный бор авыл җирлеге Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев