Мәктәпләр арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесенә йомгак ясалды
Яшәеш

Мәктәпләр арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесенә йомгак ясалды

Беренче урынны яулаган 4нче мәктәп командасы Түбән Камада – республика этабында катнаша

Мәктәпләр арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесенә йомгак ясалды. Финалда Тирсә, Кичкетаң, Иж-Бубый, Исәнбай, Красный бор һәм 4нче шәһәр мәктәпләре укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртү һәм башка бәйгеләрдә осталыкларын күрсәттеләр.

Икенче-өченче урыннарны Исәнбай һәм Красный бор мәктәпләре алды. Беренче урынны яулаган 4нче мәктәп командасы Түбән Камада – республика этабында катнаша. 


Нет комментариев