Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мәктәпкә әзерләнү күпмегә төшә? (Сораштыру)

Бу хакта сораштыру үткәрдек

Август – җәйнең соңгы ае гына түгел, мәктәпкә әзерләнү чоры да әле ул. Күп әти-әниләр кирәк-яраклар алу өчен ташлама ясый торган, арзанрак кибетләрне сайларга тырышалар. Чөнки баланы яңа уку елына әзерләү ул бик чыгымлы. Гаиләдә мәктәп яшендәге ике-өч бала булса, бигрәк тә кесәгә суга. 

Айсылу ШӘРИПОВА, Әгерҗе шәһәре: 

–     Гаиләбездә өч малай үсеп килә. Шуның икесе – мәктәп яшендәгеләр. Айсаф – сигезенче, Нурсил бишенче сыйныфка баралар. Без мәктәпкә әзерлекне уку елы төгәлләнгәч тә башлыйбыз дияргә була. Дөрес, җәй башында әле әйберләр алмыйбыз. Шулай да хезмәт хакының бер өлешен җыеп барабыз. Чөнки август аеның хезмәт хакы гына мәктәп кирәк-яраклары алырга җитмәячәген беләбез. 

Канцелярия әйберләрен уку елына җитәрлек итеп алып куябыз. Һәр балага йөзәр дәфтәр, утызлап ручка белән каләм генә алабыз. Гадәттә, ташлама ясала торган кибетләрне эзлибез. Рюкзакның да кыйммәтлесен алу ягында түгел мин. Арзанлысы белән дә бер ел йөрергә мөмкин бит. Аннан жәлләмичә ташларга да була. Быел олы улыбыз Айсаф Яшел Үзәндә хәрби лагерьда булып кайтты. Ярышларда катнашып, рюкзак откан. Аңа да бик сөендек. Ә киемнәргә килгәндә, дөресен әйтим, әле ала башламадык. Алдагы атнада кибетләргә йә базарга чыгасы булыр дип уйлап торам. 

Лилия ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре: 

–    Ялгызым бер кыз үстерәм. Быел 7 сыйныфка бара. Гадәтем шундый: миңа һәр нәрсә запас белән булырга тиеш. Кызым берүзе генә булса да йөзләп дәфтәр алынып куелган инде. Дөресен әйтергә кирәк, быел бәяләр “тешли“. 48 битле дәфтәр якынча 40 сум тора. Шуңа күрә җәй дәвамында кибеткә кергән саен биш-алты дәфтәр сатып алуны гадәткә керттем. Рюкзакны кыйммәтлене алмыйм. 1 сыйныфка барганда 4500 сумга алынган рюкзакның уку елы тәмамланганчы төбе төшкән иде. Шуннан соң үземә арзанны алырга дип сүз бирдем. 

Форма белән алъяпкыч, спорт костюмы, өч-дүрт пар аяк киеме – барысын бергә җыйгач якынча 30 мең сумга якын акча бетә. Ике ел Путин 10 мең сум биреп сөендергән иде. Быел әлеге ярдәм дә юк...

Рафисә МУСИНА, Иж-Бубый авылы:   

–    Ирем Фаиз белән җиде ел инде ике улыбызны мәктәпкә әзерлибез. Унынчы сыйныфка баручы улыбыз Рузилне дә, 7нчегә керәчәк Фәнзилне дә 1 сентябрь алдыннан баштанаяк киендерәбез. Кирәк-яраклар алырга ике көн вакыт китә. Әйберләрне Әгерҗедән генә алабыз. Ял көне булса, базарга, эш көнендә кибеткә барабыз. Дәфтәрләрне дә, ручка-каләмнәрне дә күпләп алырга тырышабыз. Чөнки авылда яшәгәч, кирәк булганда гына андый әйберләрне табып булмаска мөмкин. Кием-салым, канцелярия әйберләреннән тыш, эш дәфтәрләре, атлас, карта да кирәк бит әле. Менә шуларның барысын бергә җыйгач 40 мең сумлап акча кирәк була. 

Шул гына күңелне тынычландыра, әйберне берьюлы алганда акча күп тотылса да, уку елы дәвамында кирәк-яракларга артык чыгым таләп ителми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев