Азат Вәлиев үз вазифасыннан азат итүен сорады
ТР Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Әгерҗе муниципаль районының «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлегенең уртак утырышында депутатлар бертавыштан район башлыгы Азат Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шәриповның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләләре буенча тавыш бирделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Ленар Фәрит улы Нургаянов башкара.
Линар Нургаянов 1985 елның 9 июнендә Әгерҗе районы Тирсә авылында туган. Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 2020 елның ноябреннән Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Авыл хуҗалыгында зур тәҗрибә туплаган, Әгерҗе районының аграр предприятиеләрен җитәкләгән. Күп бүләкләргә, шул исәптән Татарстан Президентының Мактау грамотасына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына һ.б. лаек.
Нет комментариев