Әбунә – 2023
Лидия МӘҖИТОВА, Салагыш авылы:
– Без – өлкән буын. Ә олыгая барган саен үткәннәр искә төшә. Моңа район газетасы да сәбәпче. Биредә сан саен бирелеп барыла торган “Җиңү юлы“ газетасына күзәтүне бик яратып укыйбыз. “Фотода кем икәнен таны“ рубрикасы да бик ошый. Фотосурәттән исәннәр үзләрен танып сөенсәләр, мәрхүмнәрне танып алып күпләр хәтер яңарталар. Ә искә алу аларга дога булып барып ирешә.
Элек үзем дә мәкаләләр яза идем. Минем турыдагы язмалар да басылганы булды. Газетада үзеңнең иҗат җимешләреңне уку – икеләтә рәхәт ул“.
Нет комментариев