Әлфия Когогина Әгерҗе районының сәләтле балаларына бүләкләр тапшырды
Яшәеш

Әлфия Когогина Әгерҗе районының сәләтле балаларына бүләкләр тапшырды

Тантаналы чара узды

РФ Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Әлфия Когогина Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Әгерҗе районының сәләтле балаларына бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара Әгерҗе шәһәренең район мәдәният сараенда узды.

«Бүген биредә хезмәт сөючәнлек, дуслык һәм яхшы кәеф хөкем сөрә. Мин һәрвакыт актив укучылар һәм талантлы укытучылар белән очрашуга шат. Һәм чын күңелдән барлык иң зур тырышлык кеше капиталын үстерүгә, балаларыбызны укытуга юнәлтелергә тиеш дип саныйм. Алар милләтне югарырак дәрәҗәгә күтәрәчәк. Бары тик шулай гына югары максатларга ирешеп була”, - диде Әлфия Когогина, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап.

Әлфия Гомәровна шулай ук Әгерҗедә ачылган яңа ябык футбол манежында булды һәм гражданнарны кабул итте. Барлык мәсьәләләр депутатның шәхси контроленә алынган.


Нет комментариев