Кызың токмач кисә беләме?..
Татар хуҗабикәсенең токмачлы ашы – һәрвакыт табын күрке ул
Өстендә өресе йөзеп торган тавык шулпасына үзең вак итеп кискән токмач, яшел суган, укроп салып пешергән хуш исле ашка җитәме соң инде?! Татар хуҗабикәсенең мондый токмачлы ашы – һәрвакыт табын күрке ул. Чит илгә сәфәр вакытында әллә нинди чит-ят ризыклар белән сыйлансалар да, балалар нәкъ менә токмачлы ашны сагынып кайталар туган йортка.
Хәзер кибетләрдә токмачның ниндиләре генә юк... Уңган хуҗабикәләр арасында да токмач кисеп сатучылар күбәйде. “Мәшәкатьләнеп тә торасы юк, сат та ал”, диярләр кайберәүләр. Юк, җәмәгать, үзеңнең токмачыңны салып пешергән ашка җитми инде. Шуңа күрә кызларыбызны балачактан ук юка итеп җәеп, нәзек токмач кисәргә өйрәтү – әби-әниләрнең бурычы ул.
...Бу уңайдан бер никах мәҗлесе искә төште. Яшь парларга никах укып, табынга токмачлы аш чыгаргач, мулла абзый кәләштән: “Кызым, менә шундый нәзек токмач кисә беләсеңдер бит?” – дип сорамасынмы. Кәләш башын түбән иде дә... дәшми. Тынлыкны әнисе бозып: “Ий, мулла абзый, хәзер кибет тулы бит мондый токмач. Үзем дә кибеттән генә ала башладым әле”, – дип кызын акларга тырышты. “Юуук, балалар, бик ялгышасыз. Элек-электән татар кызларын кияүгә биргәндә килен токмачы кистереп сынап караганнар. Кияү йортында сынатмас өчен әниләре кыз баланы балачактан ук токмач кисәргә өйрәткән. Кызганыч, татар халкының бу күркәм йоласы онытылып бара шул, кызлар токмач кисә белми үсә”, – дип уфтанып куйды мулла абзыйның җәмәгате. Дөрес сүзгә җавап юк, әлбәттә...
Бу язманы әзерләр алдыннан шәһәр паркында ял итеп утыручы яшүсмер кызлар белән дә шул турыда сөйләшеп алдым. Ни кызганыч, араларындагы биш татар кызының дүртесе токмач басып-кисүне күз алдына да китерми һәм бу эшне кирәк дип тә санамый.
Самирә, 15 яшь:
– Безнең әни үзе дә токмач кисә белми. Кибеттән ала йә авылдан әби килгәч күп итеп кисеп китә.
Ранилә, 13 яшь:
– Бу озын, матур тырнакларым белән ничек токмач басыйм инде мин? Аны бит тиз-тиз генә кисәргә дә кирәк, пычак белән бармагымны яраласам...
Ландыш, 17 яшь:
– Ике әбиемнең дә, әниемнең дә токмач кискәннәрен күргәнем юк. Килен токмачы турында, гомумән, ишеткәнем дә булмады. Апамны кияүгә биргәндә дә токмач кистереп карамадылар. Димәк, миңа да нигә кирәк ул артык мәшәкать? Кибет токмачы да бик тәмле.
Алия, 15 яшь:
– Авылдагы әбием мине дә, сеңлемне дә кечкенәдән токмач кисәргә өйрәтте. Аныкы кебек нәзек кенә килеп чыкмый әлегә. Әмма мин тырышам. Үзең баскан токмачтан аш бигрәк тәмле була бит. Бигрәк тә әтием мактап ашагач, рәхәт була. Әбием мине коймак, өчпочмак пешерергә дә өйрәтте. Менә аның кебек тәмле бәлеш пешерергә дә өйрәнәсем килә әле. Гомумән, мин әбием камыр ризыклары пешергәндә аңа булышыга яратам. Әбием әйтмешли, өйрәнгәнем үзем өчен бит.
Ниһаять, Алиядән күңел җылытырдай җавап ишеткәч, чын татар кызы үсә дип сөенеп куйдым. Их, бөтен әбиләр дә Алиянеке кебек булса, кызларыбыз да уңган хуҗабикә булып үсәрләр иде. Аш бүлмәсендә оныклар белән бергә мәш килеп, сөйләшеп нидер пешергәндә аралар да якыная, үзара мөнәсәбәтләр тагын да җылына бит, серләшеп тә аласың.
Иң мөһиме, булачак хуҗабикә йорт эшләренә өйрәнеп үсә. Кыз бала бәләкәй чакта әбисе, әнисе янында камырдан нидер әвәләргә сораганда “йөрмә әле онга буялып, аяк астында буталып, комачаулама”, дисәң... бетте инде. Онга буялсын, идәнгә койсын, әвәләгән камыры кыек-мыек булсын, иң мөһиме, өйрәнсен генә.
Мондый кыз балага кияүгә чыккач тормыш итү җиңелрәк булачак. Барыбыз да балачакта әниләрдән шулай өйрәнеп үстек бит. Әбиләре, әниләре белән аш бүлмәсендә бергә кайнашып үсмәгән кыз бала бүген: “Нигә кирәк ул миңа? Әнә, чат саен кибет, кафелар тулы камыр ризыклары”, – дип җавап бирә дә инде.
Өйгә хуш ис таратып мичеңдә өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, шәңгә пешкәндә, балаларның “кайчан пешә инде, ымсындырып тәмле исләре чыкты”, дип йөрүләре ни тора?! Түгәрәк табында шундый кайнар мич ашлары белән якыннарыңны сыйлау, аларның мактауларын ишетү – хуҗабикә өчен үзе бер шатлык бит ул.
Кызларыбыз киләчәктә үзегез кебек үк уңган хуҗабикә булсын өчен бүгеннән үк аларны, телефоннан аерып, үзегез белән бергә аш бүлмәсенә алып керегез, камыр ризыкларын бергә пешерегез, мактау сүзләрен дә кызганмагыз. Безнең татар хатын-кызы электән үк аш-суга оста булган бит. Игътибар иткәнегез бардыр, Казанга чит илләрдән нинди генә дәрәҗәле түрәләр, кунаклар, туристлар килсә дә, безнең милли өчпомак, бәлеш, гөбәдия, кыстыбыйга һушлары китә.
... Бүген татар кызлары нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләми, ир-егетләрдән генә торган коллектив белән җитәкчелек итә, машина, трамвай, троллейбус йөртә. Әмма ул, иң беренче чиратта, гаиләсендә бар эшкә дә оста хатын, әни булырга тиеш. Уңган хуҗабикәләрне бүген әзерлик, әбиләр һәм әниләр! Иртәгә соң булмасын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев