Кызларым – иң зур сөенечем (сораштыру)
25 апрельдә – Россиядә кызлар көне
25 апрельдә – Россиядә кызлар көне. Әлеге бәйрәм гаиләдә кызларыгызга күбрәк игътибар итеп, мәхәббәтегезне тагын бер кат белдерү өчен менә дигән форсат.
Зөлфирә ИМАНГУЛОВА, Шаршады–Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте:

– Кызлар көне барлыгын белми идем әле. Ә шулай да минем өчен һәр көн кызлар көне кебек. Җырларда җырланганча, “Без – әнинең биш шатлыгы...“ Барыбыз да – кызлар. Дүрт апам туган авылыбыз Шаршадыда төпләнде. Гаиләләр корып, балалар үстереп, төрле оешмаларда хезмәт куеп матур итеп яшиләр. Мин – төпчек бала. Әниемнең инде ун оныгы бар. Шулай да әлегә студент кына булгангадыр, игътибар, кайгырту, наз миңа да җитәрлек эләгә. Әнием белән гел шалтыратышып торабыз, ә апамнар белән ул көн саен очраша. Аның “Кызларым – минем иң зур сөенечем“ дигән сүзләре безгә канатлар куя.
Сания ВӘЛИЕВА, Салагыш авылы:
– Мин – ике кыз әнисе. Кызларым Зәнфилә һәм Минзәлиядән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Авылда яшәүче кызым Зәнфилә көн саен минем янга килеп хәлемне белеп китәргә вакыт таба. Берүзем яшәгәнлектән кайбер эшләрне бергәләп башкарабыз. Атна ахыры Менделеевта яшәүче кызым Минзәлияне көтеп үтә. Аның кайтмый калган ял һәм бәйрәм көннәре бик сирәк. Кызларым – яшәвемнең мәгънәсе, таянычтерәкләрем, сердәшләрем. Икесе дә социаль өлкәдә хезмәт куялар. Алар турында авылдашларымнан “кешелекл е, ярдәмчел, киң күңелле, уңганбулган“ дип әйткәннәрен ишетү бик рәхәт. 25 апрель көнне кызларымны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләремне җиткердем.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев