“Кышкы әкият” смотр-бәйгесенә йомгак ясалды
Яшәеш

“Кышкы әкият” смотр-бәйгесенә йомгак ясалды

Район башлыгы Ленар Нургаянов призерларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды

Оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында узган эшлекле сишәмбе киңәшмәсе кысаларында шәһәрне һәм авылларны Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. 

“Кышкы бизәкләр” номинациясе:
I урын – Әгерҗенең 5нче балалар бакчасы,
II урын – 2нче шәһәр мәктәбе,
III урын – Сарсак-Омга лицее.

“Кышкы могҗизалар” номинациясе:
I урын – Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективы,
II урын – Әгерҗе ит комбинаты,
III урын – “Стройка” предприятиесе. 

“Яңа ел йорты” номинациясе:
I урын – Бима авыл җирлеге,
II урын – Әгерҗедән Ринат Вәлиев хуҗалыгы,
III урын – Иж-Бубый авыл җирлеге. 

“Кар патшалыгы” номинациясе:
I урын – шәхси эшмәкәр Р.Григорьева (“Эстет” кибете”),
II урын – шәхси эшмәкәр И. Ишмуратова (“Оазис” кибете), 
III урын – Сарсак-Омга авыл җирлеге. 

“Яңа ел әкиятендә кунакта” номинациясе:
I урын – Тәбәрле авыл җирлеге,
II урын – Девятерня авыл җирлеге,
III урын – Красный бор һәм Исәнбай авыл җирлекләре.

Район башлыгы Ленар Нургаянов призерларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

-Яңа ел кәефен булдыруга юнәлтелгән бәйгедә күңел җылыгызны биреп катнашуыгыз, иҗади карашыгыз өчен рәхмәт, – диде җитәкче.


Нет комментариев