Ветераннар арасында – иң өлкәне
Район башлыгы Азат Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров Кырындыда яшәүче сугыш ветераны Мөнәвәрә апа Яхинаны Бөек Җиңү көне белән котлап, открытка һәм бүләк тапшырдылар.
Мөнәвәрә апа – Әгерҗе районында Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алучы биш ветеран арасында иң өлкәне. Аңа февраль аенда 100 яшь тулды. Фронтта шофер булып хезмәт иткән ветеран I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан казанышлар өчен” һәм тагын бик күп медальләргә лаек.
Нет комментариев