Кырындыдагы 490нчы сайлау участогында барлык сайлаучыларның ун проценты тавыш биргән
Яшәеш

Кырындыдагы 490нчы сайлау участогында барлык сайлаучыларның ун проценты тавыш биргән

Яшь сайлаучы Ленара Шәймәрдановага бүләк тә әзерләгәннәр

Бүген биредә 4нче округ буенча авыл җирлеге Советы депутатына өстәмә сайлау уза. 

Кырынды авылындагы 490нчы сайлау участогы иртәнге сәгать 7дә эшли башлады. Иң беренче сайлаучылар әниле-уллы Миңниса-Марат Әхмәтҗановлар булдылар. 

Яшь сайлаучы Ленара Шәймәрдановага бүләк тә әзерләгәннәр. 

Сәгать унга барлык сайлаучыларның ун проценты тавыш биргән. 

- Җанлылык сәгать 12ләргә таба булыр дип уйлыйбыз, - ди комиссия рәисе Надежда Насретдинова.


Нет комментариев