Күп балалы аналар пенсиягә иртәрәк чыга ала
Яшәеш

Күп балалы аналар пенсиягә иртәрәк чыга ала

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кыз 50 яшендә пенсиягә чыга ала

Сигез яшькә кадәр өч бала тәрбияләгән күп балалы аналар пенсиягә билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк, ә дүрт бала тәрбияләгәннәр 4 елга иртәрәк чыга ала, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

"8 яшькә кадәр өч бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр вакытыннан алда, гомуми билгеләнгән яшьтән 3 елга иртәрәк пенсиягә хокуклы. Дүрт бала - 4 ел элек", - диде ул.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кыз 50 яшендә пенсиягә чыга ала, дип төгәлләде парламентарий.

Чыганак 


Нет комментариев