Бүләкләр белән килгәннәр
Красный борда урнашкан “Наз” приютына ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев килгәннәр.
– Җитәкчеләр приют эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, балалар белән аралаштылар, кабинетларда, остаханәләрдә булдылар, – ди приют директорының тәрбия-тернәкләндерү эшләре буенча урынбасары Олеся Егорова.
Айрат Ринатович приютка рус һәм татар телләрендә китаплар, ә Илфат Ильясович бадминтон уйнау өчен ракеткалар җыелмалары бүләк иткәннәр.
– Очрашу ахырында кунаклар балаларга изге теләкләрен язып калдырдылар. Моның өчен бездә аерым теләкләр дивары булдырылган, – ди Олеся Ильясовна.
Нет комментариев