Бераздан аның йөрәге туктаган
Бөекбританиядә коронавирустан дәваланучы ханым гаиләсе белән хушлашу өчен ИВЛдан баш тарткан, дип яза "Шәһри Казан".
12 яшьлек уллары инфекция йоктырганнан соң, коронавирус малайның әнисен дә, 76 яшьлек әбисенә дә күчә.
Аналы-кызлы ханымнарны хастаханәгә урнаштыралар һәм ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар. Әбиләренең хәле көннән-көн начарлана бара. Башта ул, йөрәге тукталган очракта, реанимацияләмәскә дигән рөхсәт кәгазенә кул куя.
Соңрак ИВЛ аппаратын сүндерүләрен сорый. Баксаң, әби кеше кызлары белән хушлашырга теләгән. Бераздан аның йөрәге туктаган.
Нет комментариев