Аны Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров котлады
Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров шушы авылда яшәүче Валентина Смирнованы 90 яшьлек олуг юбилее белән котлап, бүләк тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде.
– Сез – сугыш чоры баласы. Сезне бернинди арттыруларсыз иң чыдам, иң сабыр буын вәкиле дип әйтә алабыз. Кечкенәдән эш белән чыныгып үсүегез, ирләр белән беррәттән гомер буе тормыш дилбегәсен ныклы кулларда тотуыгыз – күпләргә үрнәк. Ил-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстердегез. Бүген алар үзләре сезне кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Алга таба да шулай аларның ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Картлык көннәрегез кайгы-хәсрәтсез, имин узсын, – дип теләде җитәкче.
Нет комментариев