Тыл һәм хезмәт ветераны картлык көннәрен балалары тәрбиясендә уздыра
Мөкәрәмә Зиннәт кызы Закирова 1923 елда Тәбәрле авылында туа. Бик яшьли әти-әнисез кала. Җиде сыйныфны тәмамлагач Алабугада педтехникумда белем ала. Укуын тәмамлагач туган авылында төрле эшләр башкара. Көчеккә “Кызыл маяк“ колхозына җибәргәч Гыйльмулла исемле егет белән танышып, гаилә коралар. Гөлсинә, Рәдүл, Гөлфирә исемле балалары туа.
Мөкәрәмә Зиннәт кызы колхозда эшли, склад мөдире, заправщик вазифаларын башкара.
Сүзгә тапкыр, эшкә батыр була. Кием тегә, чигү чигә.
Барлык балалары да Көчек авылында яшиләр. Гөлсинә – лаеклы ялдагы педагог. Гөлфирә пенсиядә булса да, мәктәптә укытучы булып эшли. Рәдүл – фермер.
Нет комментариев