Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан бүген Әгерҗедә “Мин Тукайны укыйм“ акциясе оештырдылар.
Алар, оешма-учреждениеләргә кереп, урамнарда шәһәрдәшләребез белән очрашып, Тукай шигырьләрен, әкиятләрен сөйләттеләр.
- Шунысы сөендерә, олысы-кечесе Тукай иҗатын ярата. Бик күпләр аның шигырьләрен яттан белә, – ди китапханәче Рушания Байтимерова.
Шигырь укучыларга алар сертификатлар да бүләк иттеләр.
Китапханәчеләр әлеге акцияне берничә ел инде уздыралар. Әнә шулай, бөек шагыйребез иҗатына хөрмәт тәрбиялиләр.
Нет комментариев