Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскара
Киләсе атнада өстәмә ял көне көтә. 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскара», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com
Нет комментариев