Кичкетаң халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
Яшәеш

Кичкетаң халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә

Көннән-көн ярдәмгә килүчеләрнең артуы күңелне сөендерә

Соңгы вакытта мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм йөзеннән күркәм эшләр башкарылды, дип хәбәр итә Кичкетаң авыл мәдәният йорты. Көннән-көн ярдәмгә килүчеләрнең артуы күңелне сөендерә. Махсус хәрби операциядә катнашучы батыр якташ ир-егетләребез өчен туган җиребездән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.

Гузәлия апа чәк-чәккә кадәр ясады, авыз итсеннәр солдатларыбыз дип. Кичкетаң авылының уңган апалары үзләре бәйләгән җылы бияләй, носкиларга туган як җылысын да кушып җибәрделәр.

"Егетләр туңып, өшеп йөрмәсеннәр, Җир йөзендә тынычлык урнашсын",- дигән изге теләкләр юллыйлар алар.

 


Нет комментариев