Хезмәт кешесе
Район Советының XXI утырышында Кичкетаң авыл җирлеге белән 40 ел җитәкчелек иткән Зөлфәт НУРИЕВны лаеклы ялга озаттылар. Депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләренең аны аягүрә басып алкышлаулары ветеранга булган тирән хөрмәт хисенең ачык чагылышы буларак кабул ителде.
Зөлфәт Равил улы – һөнәре буенча укытучы. Алабуга пединститутының физика-математика факультетын тәмамлаган егет хезмәт юлын Кырынды мәктәбендә физика һәм хезмәт укытучысы буларак башлый. Ә ике елдан аңа Әгерҗе район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Жогин Кичкетаң авыл җирлеге рәисе вазифасын тәкъдим итә.
– Кичкетаң – үзенчәлекле авыл. 1970 елларда Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, җирлектәге Балтач, Барҗы кебек су басу куркынычы янаган авыллардан күпчелек хуҗалыклар бирегә күченде. Барҗы-Пельга аерым авыл булып урнашты, – ди үзе дә Барҗыда туып-үскән Зөлфәт Равил улы. – Мин җитәкчелек вазифасын кулга алган вакытлар яңа урынга җайлашу еллары буларак тарихка кереп калды. Халыкка ягар өчен утын, төзелеш эшләре алып барыр өчен материаллар кирәк иде. Шуңа күрә ул чорда урманнан кайтып кермәдек диярлек.
– Урам юллары аша чыга торган түгел. Авыл эчендәге чишмә чүп астында катган. Зират коймалары юк, – дип дәвам итә.
Әнә шулай җиң сызганып эшкә тотынырга туры килә яшь җитәкчегә.
– Урамнарны тигезләр өчен балчык ташыта башладык. Төнлә дә туктап тормадык. Ул чакта бер рейсы 5 сум иде, – дип хәтер яңарта.
Аның каравы, бүген авыл җирлегендәге авыл урамнарына йә асфальт түшәлгән, йә таш салынган. Зиратларның барысы да караулы. Җирлектә өч төзекләндерелгән чишмә бар. Халык аларга ел әйләнәсе йөри.
– Чишмә дигәннән, бездә су проблемасы юк дияргә була. Кичкетаңның суы яхшы. Быел көзен үзара салым акчалары һәм игелекле иганәче ярдәме белән Барҗы-Пельга авылында да әлеге проблеманы хәл итә алдык. Барҗы-Умгада “Чиста су” республикакүләм программасы эшләде. Шулай да бу авылда скважина белән бәйле проблеманы хәл итеп бетерәсе бар әле. Ул алдагы елда эшләнер дип уйлыйм, – ди Зөлфәт әфәнде.
Җирлектәге бик күп социаль биналар – Кичкетаң Мәдәният йорты, амбулатория, кибет, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү төркеме урнашкан административ бина, Барҗы-Пельга һәм Барҗы-Умга авылларында клублар нәкъ менә аның җитәкчелегендә төзелә. Алай гына да түгел, авылдагы барлык оешмаларны үз канаты астына алып, эшләү дәверендә килеп туган проблемаларын чишүдә беренче ярдәмчегә әверелә ул.
Нет комментариев