“Кичке Таң“ заказнигына иллегә якын аккош кайткан
Яшәеш

“Кичке Таң“ заказнигына иллегә якын аккош кайткан

Кошлар, җылы һава торышы аркасында, гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайткан.

Бу турыда “Кичке Таң“ заказнигы директоры Руслан Мәннапов хәбәр итте.

  • Быел кошлар гадәттәгедән иртәрәк әйләнеп кайттылар. Бу аномаль җылы һава торышы белән бәйле. Борчылырлык сәбәп юк, заказниктагы сулыкларда боз эреп килә һәм кош-корт ашау өчен кирәкле азык таба алачак.

Бүгенге көндә заказникта 35-50 аккош бар, диләр.


Нет комментариев