Хәят апа Гыймазетдиновага 95 яшь тулды
Яшәеш

Хәят апа Гыймазетдиновага 95 яшь тулды

Юбилее белән аны район башлыгы котлады

Бүген, 1 июльдә, Әгерҗедә яшәүче Хәят апа Гыймазетдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы ала. Истәлекле дата белән аны Әгерҗе районы башлыгы Азат Рөстәм улы Вәлиев котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты һәм район җитәкчелеге исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырылды.

Хәят Низамбиевна катлаулы тормыш кичерә. Ул Әгерҗе районының Көчек авылында туа. 11 яшендә фермага эшкә урнаша. Биредә ул төрле эшләр белән шөгыльләнә: сыер сава, бозаулар, дуңгызлар карый. Коллективта аны иң тырыш кыз буларак бәялиләр. Аннары аны Тирсә дуңгыз фермасына чакыралар. Шулай итеп аның иң озак эшләгән урыны - Тирсә РТСы була.

Хәят апа, гади җыештыручы булып кына эшләсә дә бөтен йөкләмәләрне зур җаваплылык белән башкарганын, искә ала.

- Балачактан ук аякларым зәгыйфь иде, вакыт-вакыт бик авыр булды, әмма мин беркайчан да зарланмадым, бирелгән эшне җиренә җиткерергә торыштым, - дип сөйли ул.

Бүгенге көндә Хәят апа кызы Земфира белән якыннарының, туганнарының кайгыртучанлыгын тоеп яши.

- Әни гомер буе оптимист иде, безне тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте. Без аны беркайчан да зар елап йөргәнен күрмәдек. Шулай да яшь үзенекен ала, елдан-ел аның сәламәтлеге начарлана бара. Хәзер аның ишетү һәм күрү сәләте бозылган, аяклары белән проблемалары бар. Әни бик игелекле һәм көчле кеше, әле озак еллар безнең белән янәшә булсын иде, - ди Земфира чиксез ярату белән.

 


Нет комментариев