1 Май – Карга боткасын Көчек авылында ел саен күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыралар.
Һәр урамда гөрләтәләр аны. “Быел ул сигез җирдә узды“, дип редакциягә шалтыратты Котдус ага Галиуллин.
Бәйрәм кояш чыгуга ук башланган. Бала-чага, өйдән-өйгә йөреп йомырка, ярма, май, тәм-томнар җыйган. Ул арада әти-әниләр, өлкән буын учак ягып казан аскан. Өч-дүрт казанда тәмле ризыклар әзерләнгән. Беренчесендә тары, дөге, карабодай һәм башка ярмалардан ботка пешкән. Икенчесендә итле, бәрәңгеле шулпа кайнаган. Өченчесендә уха әзерләнгән. Күмер самавырындагы үләнле чәйнең хуш исе тирә-юньгә таралган.
Ул арада уңган хуҗабикәләр табын корган. Бала-чагалар өчен күңелле уеннар оештырылган. Әнә шулай, бу көнне авыл халкы, кайткан кунаклар, бөтен эш-мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял иткәннәр.
Нет комментариев