Кайчан җылытачагы билгеле
Яшәеш

Кайчан җылытачагы билгеле

Суыклар кайчан чигенә

Татарстанга килгән аномаль салкыннар ял көннәрендә генә чигенәчәк, дип яза “Татар-информ”.  

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан 8-12 градуска түбәнрәк. Максималь салкыннар Россиянең Европа өлешенең барлык төбәкләренә иртәгә киләчәк. 

"Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе федераль округларында һәм Көнбатыш Себердә бик салкын. Нормадан тайпылу 8-12 градус тәшкил итәчәк, кайбер районнарда - Уралда, Заволжьеда - 13-14 градуска кадәр... Эш атнасы ахырына кадәр аномалияләр бик түбән", - ди Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

Аның сүзләренчә, шимбә һәм якшәмбе көндез -10 градуска кадәр фаразлана. 

Тулырак:


Нет комментариев