Кайбер татарстанлылар даруларны бушлай алу хокукына ия
Яшәеш

Кайбер татарстанлылар даруларны бушлай алу хокукына ия

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

Кайбер дару препаратлары социаль хезмәтләр исемлегенә керә. Татарстанда нинди категорияләргә керүчеләр аларны түләүсез алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Кемнең бушлай даруларга хокукы бар:

- инвалидлыклары булган кешеләр; 

-  сугышчан хәрәкәтләр ветераннары; 

- Бөек Ватан сугышы ветераннары; 

- нацист лагерьларының элеккеге тоткыннары;

- аварияләр яки атом-төш сынаулары аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар; 

- Советлар Союзы яисә Россия Федерациясе Геройлары; 

- Социаль хезмәт геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары. 

Нинди даруларны бушлай алырга мөмкин:

- тормыш өчен кирәкле дип табылган дарулар; 

- дәвалау өчен кирәкле медицина эшләнмәләре; 

-сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус дәвалау туклануы.

Чыганак


Нет комментариев