Кадыбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре быел да балаларны "Карга ботка"сына җыйды
Бәйрәмне су буенда,табигать кочагында үткәрдек. Балалар Гөлнара Гафарова пешергән тәмле боткадан авыз иттеләр, самавырда төрле үләннәр салып пешерелгән чәй эчтеләр. Ә аннан соң мәдәният хезмәткәрләре Алсу Сибатова, Фәридә Каюмова балалар өчен төрле уеннар оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп "катырышлы", "качышлы", "байрак алышлы" һәм туп белән төрле уеннар уйнадылар. Аларга әле әти-әниләр дә кушылдылар.
Казанда калган ботканың бер өлешен болында каргаларга дип салып калдырып,киләсе елларда да шулай бәйрәмне матур итеп үткәрергә язсын дип таралыштык.
Нет комментариев