Кадыбаш авыл җирлеге волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр
Яшәеш

Кадыбаш авыл җирлеге волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр

Әлеге изге эшкә көн саен кырыклап кеше үз өлешен кертә

Бу көннәрдә Кадыбаш, Касай авыллары активистлары – яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү йөзеннән маскировка челтәрләре үрәләр. Эш ике сменада оештырылган. Мәдәният йортына иртән һәм кич җыелалар. Волонтерлар арасында иң өлкәннәре – 85 яшьтән узган Фәнирә Нәбиуллина, Бәширә Муллахмәтова, Зәкия Каюмова. Сугыш чоры балалары булган бу апалар илгә-көнгә тынычлык теләп, хәрбиләребезнең туган якка җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп киләбез, диләр. 

–    Челтәрләрне үрү өчен кирәкле материалларны алуга авылдашлар, читтә яшәүче авылдашлар зур матди ярдәм күрсәттеләр, – диләр мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Алсу Сибатова һәм Фәридә Каюмова. 

6х3 үлчәмле өч челтәр әзер инде. Әле эш дәвам итәчәк.


Нет комментариев