Бүгенге көндә ул абыйсының кызы тәрбиясендә яши
Рәмзия апа Гобәйдуллина райондашларыбызга математика укытучысы буларак яхшы таныш. Ул әлеге фәнне Тәбәрле һәм Иж-Бубый мәктәпләрендә укыта. Ә бу һөнәргә ия булу өчен сугыштан соңгы елларда махсус курслар тәмамлый.
Гаилә тормышы озакка сузылмый аның, балалары да юк. Авыр минутларда һәрчак янында булган абыйсы һәм апасының балаларына бик тә рәхмәтле ул. Ә бүгенге көндә Әгерҗедә яши Рәмзия апа. Аны абыйсы Гомәрнең кызы Рәзилә тәрбияли.
90 яшьлек олуг гомер бәйрәме белән педагогика ветеранын “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Еремина һәм Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов котладылар.
Нет комментариев