Алар реанимациядә ята, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылганнар
Ижевск шәһәре мәктәбендә атыш вакытында яраланган 16 кеше хастаханәдә ята. Ике бала аеруча авыр хәлдә, дип сөйләгән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, пациентларның 14е – атып яраланган балалар.
«Бик авырлары – икәү, алар реанимациядә ята, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылганнар», – ди министр.
Бер баланың хәле яхшыра, икенчесенең гомере өчен борчу бар. Табиблар барлык пациентларга да тулы колачлы ярдәм күрсәтә, ди министр.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев