Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж буенда – Сабан туе

Бер фото тарихы

 

Яраткан милли бәйрәмебез Сабан туе якынлашкан көннәрдә хөрмәтле тимер юл транспорты ветераны, һәвәскәр фотограф Асаф ӘБСӘЛӘМОВ, безгә кызыклы фото тәкъдим итеп, аның белән бәйле хатирәләрен уртаклашты.

 

  • Бу фото узган гасырның 60нчы елларында төшерелгән. Мин кечкенә идем әле. Кызганычка каршы, әти-әниемне генә таныйм (алар сул якта). Әти-әнием һәм аларның танышлары Сабан туен бәйрәм итәргә баралар, күрәсең, ди Асаф Ибраһимович.

1930 елгы әниебез Мәзлүмә тыл хезмәтчәне иде (аның әнисе сугыш вакытында безнең госпитальдә эшләгән). Әни үзе Хезмәт ветераны исеменә лаек булган хәлдә пенсиягә нефтебазадан китте. 1923 елгы әтиебез фронт юлларын узган. Аның һәлак булуы турында хәбәр килә, шуңа туганнары үлгән дип исәплиләр. Ул сугыштан кайткач әнисе “телсез” кала. Әти гомер буе тимер юлда эшләде.

Әтиебез оста гармунчы, ә әниебез матур җырлый иде. Икәүләп “кирпичка” клубында, агитбригадада чыгыш ясадылар. Фотода да әти кулына гармунын тоткан. Ул елларда без, Иж елгасы буена Сабан туена өч-дүрт гаилә бергә җыелып, зур компания белән бара идек. Аты булган кеше ат җигеп бара. Арбага самавыр, күп итеп азык-төлек сала идек. Җәяү баручылар, машинага утыручылар да булды. Соңгысы ул елларда сирәк күренеш иде. Юллар бик начар булганлыктан батып калган чаклар да булгалады, әмма кирәкле урынга барыбер барып җиттек. Сабан туена Әгерҗе халкы гына түгел, авыллардан, Ижаудан килүчеләр дә күп була иде.

Бәйрәм уза торган болындагы чирәмгә дә гаиләләр белән утырып, рәхәтләнеп ял итә идек. Гармунга кушылып җырлау, самавырда чәй кайнату, ботка, уха пешерү дисеңме.... .

Көн җылы булса, су да коендык. Милиция һәм ирекле дружина вәкилләре дежур тора иде. Ярышлар хәзергеләреннән әллә ни аерылмады: чүлмәк вату, аркан тарту, баганага менү... Мин үзем капчык сугышын карарга аеруча ярата идем. Шулай да ат чабышы һәм милли көрәш гомер-гомергә Сабан туеның “йөзек кашы” булып калды. Ярышларда катнашкан балаларга уенчыклар бирәләр, ә зурлар өчен бүләкләрне бизәлгән ат арбаларына утырып урамнан-урамга йөреп җыялар иде. Кемдер сабын, сөлге, кемдер күлмәклек бирде...

Ул чакта сәүдә нокталары да күп түгел иде. Әмма райпо хезмәткәрләре сату белән чыкмыйча калмадылар. Әгерҗе лимонадын, кәгазь стаканнардагы 10-11 тиенлек туңдырманы аеруча яратып ашадык. Эссе көнне тегесе дә, монысы да бик тиз сатылып беткәндер.

Ул елларда да мәйданда концертлар була һәм үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары тәкъдим ителә иде. Һәр милли бәйрәмдә диярлек бик тә дәртләнеп биегән 70 яшьләр тирәсендәге бер бабайны әле дә искә алам.

Киемгә килгәндә, Сабан туена һәркем иң матурын кия, милли киемдә чыгучылар да була иде. Бервакыт ирләр җиңелчә җәйге эшләпәдә йөри башладылар. Анысы 80нче еллар тирәсендә булгандыр.

Талпан дигәнне белмәдек тә. Чөнки урманнар һәм болыннар аларга каршы эшкәртелгәндер. Бик сирәк очракларда гына очрагандыр, бәлки. Ә менә еланнарны еш күрә идек. Без аларның җыелу урыннарын да белә идек хәтта.

Әлеге бәйрәмнәр хәзерге кебек якты, дәртле узмаса да, күңелдә алар белән бәйле бик тә җылы истәлекләр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев