Яшәеш

Июньдә Казаннан Волгоградка һәм Ижевскига авиарейслар ачылачак

Казаннан Волгоградка очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ясалачак, ә Ижевскига - сишәмбе һәм җомга. Июньдә «Аэросервис» авиакомпаниясе "Казан" Халыкара аэропортыннын ике рейс ача. 2 июньдә Казань - Волгоград рейсы гамәлгә куела. Самолет Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 6.20 сәгатьтә очачак, ә 9.05 сәгатьтә Волгоградта булачак. Сишәмбе һәм җомга 16.35 сәгатьтә Волгоградтан очачак...

Казаннан Волгоградка очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ясалачак, ә Ижевскига - сишәмбе һәм җомга.


Июньдә «Аэросервис» авиакомпаниясе "Казан" Халыкара аэропортыннын ике рейс ача.

2 июньдә Казань - Волгоград рейсы гамәлгә куела. Самолет Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 6.20 сәгатьтә очачак, ә 9.05 сәгатьтә Волгоградта булачак. Сишәмбе һәм җомга 16.35 сәгатьтә Волгоградтан очачак һәм 19.00 сәгатьтә Казанда булачак.
7 июньдә «Аэросервис» Казан-Ижевск маршруты буенча хезмәт күрсәтә башлый. Казаннан борт сишәмбе һәм җомга 6.20 сәгатьтә кузгалса, Ижевскидан - чәршәмбе (8.40) һәм дүшәмбе (5.20).

Татар-информ.


Нет комментариев