Җитәкчеләр Әгерҗедә яшәүче бердәнбер концлагерь тоткынын Җиңү көне белән котладылар
Яшәеш

Җитәкчеләр Әгерҗедә яшәүче бердәнбер концлагерь тоткынын Җиңү көне белән котладылар

Ветеран тормышыннан канәгать

Әгерҗе районы башлыгы – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Азат Вәлиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 9 май көнне Әгерҗедә яшәүче бердәнбер концлагерь тоткыны Валентина Титова янына бәйрәм белән котларга килделәр. Ветеранга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар.

– Сезне котлап иң изге теләкләрне җиткерү өчен махсус килдек. Иң матур теләкләребезне җиткереп баш иябез бүген, – диде Әлфия Когогина. Җитәкчеләр ветеранны нинди проблемалар борчуы белән дә кызыксындылар.

– Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Иң мөһиме, саулык кирәк. Мин озак яшәчәкмен. Чөнки оптимист. Кешеләрне бик яратам. Ишегем һәркем өчен ачык, – дигән сүзләр белән озатып калды ветеран кунакларны.


Нет комментариев