Исәнбайда яшәүче милиция ветераны юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Яшәеш

Исәнбайда яшәүче милиция ветераны юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

26 ел районның иң катлаулы һәм ерак Исәнбай участогында участок вәкиле булып эшләгән Нәҗип ага Ахунҗановны 85 яшьлек юбилее белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев, бүлекнең ветераннар советы рәисе Азат Мусин котладылар.

Нәҗип Зиннәт улы район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашкан 1968 елдан биш авыл Советына хезмәт күрсәтә. Авылдан авылга мотоциклда, атта, “Буран“ кар машинасында йөрергә туры килә аңа.

  • Безнең төбәк Удмуртия белән чиктәш булганлыктан, ул елларда Удмуртия, Башкортостаннан җинаять кылучылар белән бик нык көрәшергә туры килде. Ике тапкыр Удмуртия Эчке эшләр министрлыгының бүләкләвенә дә лаек булдым, – ди ул.
  • Әле минем эшкә урнашкан вакытларым гына иде, – дип хатирәләр яңартты Азат Мусин. – Исәнбайда даруханәне басканнар да, мине Нәҗип абыйга ярдәмгә җибәрделәр. Юлсызлык вакыты. Шунда авылга кадәр 25 чакрым җәяү килгәнем истә калган.

Әнә шулай, бу көнне бик күп хатирәләр яңарды. Нәҗип абый гомер көзен әле дә бик актив уздыра. Яшьлегендә көрәш белән мавыккан, гер, штанга күтәргән көчле ир кышын чаңгыда йөри, җәен велосипедта җилдерә. Дини йолаларны үтәп яши.

Җәмәгате Фәридә апа белән балалары, оныклары уңышларына сөенеп яшәгән иң матур вакытлары аларның.  

 


Нет комментариев