Бу көнне авыл халкы хатирәләр диңгезендә йөзде
Исәнбайда узган җыеннар вакытында берничә ел рәттән авыл халкы Бима елгасы буенда урнашкан чишмәне төзекләндерүне сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән иде. Ниһаять, уртак тырышлык белән чишмә янында җәй буе эш кайнады, аның тирә-ягы тәртипкә китерелде. Ә эш төгәлләнгәч, исәнбайлыларны хәзер инде авылның иң матур урыннарының берсенә әверелгән чишмә янына бәйрәмгә дәштеләр.
ХАТИРӘЛӘР КҮҢЕЛДӘ
Бу көнне авыл халкы хатирәләр диңгезендә йөзде.
– Без – Яр буе урамында, шушы чишмәнең тешләрне камаштырырлык көмеш суын эчеп үскән буын. Аннан ел әйләнәсе су ташый идек. Бүген су буена төшкәч үземне балачакка кайткандай тойдым. Аның янәшәсендә агучы Бима елгасында су коена, яр буйларында каз бәбкәләре саклый идек. Ә бүген чишмә суын авыз иткәндә “яңа ризык, яңа аш, чирем-чорым, бар да кач” дигән сүзләрне әйттем. Монысы – әбиләребез өйрәткән сүзләр, – диде Ләйсән Хәбирова.
Авылның өлкән кешесе Хәлимә апа Шәяхмәтова элек чишмә буенда кичке уеннар уздырганнарын искә алды.
– Ий, күңелле чаклар иде ул. Егетләр гармун тарта, без биибез, җырлыйбыз. Бу тирәләр шау-гөр килеп тора иде, – дип сөйләде ул.
ГАБДРАХМАН ЧИШМӘСЕ
Чишмәгә исемне ни өчен Габдрахман дип кушканнар соң? Чөнки аны үзе исән вакытта Габдрахман Ямалиев карап торган. Ул бик оста балыкчы булган. Шуңа күрә йортын да елгага иң якын урында салган.
– Габдрахман – ирем Минрахманның әтисе. Мин алар йортына 1964 елда килен булып төштем. Ул чагында чишмәне бурап куйганнар иде. 80нче елларда ирем аңа “кольцо” урнаштырды, – дип сөйләде Әкълимә апа Ямалиева.
Әлеге гаилә һәм Яр буе урамында гомер иткән Мөнҗия апа Латыйпова, Кәүсәрия апа Йосыпова чишмәне 90нчы еллар ахырына кадәр гел чистартып, тирә-ягын тәртипкә китереп торганнар. Яңа йорт салгач Ямалиевлар әлеге урыннан күченәләр. Шулай итеп, табигать һәйкәленнән саналучы чишмәгә тора-бара бөтенләй игътибар бетә...
– Бу күңелне иң әрнеткән нәрсә иде, – ди Әкълимә апаның кызы Гөлнур. – Заманында ярты авылны су белән тәэмин итеп торган чишмәнең ташландыкка әйләнүе кайчан да булса без – исәнбайлыларны уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш иде.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Нет комментариев