Исәнбай мәдәният хезмәткәрләре ел саен Мәдәният йорты территориясендә авыл балалары, кунакка кайтучылар өчен күңелле бәйрәм оештыралар.
Быел да ул зур оешканлык белән үтте. Тәмле боткадан һәркем авыз итәргә ашыкты. Төрле һәм күңелле уеннарда малайлар-кызлар осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Шундый мавыктыргыч бәйрәм оештырганнары өчен балалар һәм аларның әти-әниләре Мәдәният йорты хезмәткәрләре Алсу Йосыпова, Өлфәт Тукманов һәм Рәзилә Шәйхетдиновага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нет комментариев