Исәнбай егетләре армиядән кайтты
Яшәеш

Исәнбай егетләре армиядән кайтты

Аларны якыннары, туганнары, дуслары каршы алдылар

Узган елның җәендә армия сафларына алынган Рушан Хәбиров һәм Адель Рәшитов, кичә хезмәт бурычларын үтәп, туган авыллары – Исәнбайга кайттылар.

Рушан Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән, Адель хезмәт бурычын Красноярск краенда үтәгән. Икесе бер көнне армиягә алынган дус егетләр туган якларга да бер көнне кайттылар. Аларны әти-әниләре, барлык туганнары, дуслары каршы алдылар.

Ә кичен Мәдәният йортында солдат егетләр белән бик матур очрашу узды. Алар армия хезмәте турында сөйләделәр, котлаулар кабул иттеләр.


Нет комментариев