Кызлар Матрешкалар булып киенгән
Исәнбайда узган Яңа ел бал-маскарадында Матрешкалар булып киенгән Гөлфинә Симакова, Гөлназ Кәлимуллина, Гөлназ Тукманова һәм аларның кызлары ике Ильвина, Сәмирә, Дилбәр, Диләрә, бик матур биеп, тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр.
Әлеге костюмнарны тегү Гөлфинәнең идеясе булган икән. 1988 елгы Яңа елны каршы алганда туган авылы Девятерняда әнисе Гөлсинә Ситдыйкова тәкъдиме белән алар да берничә гаилә нәкъ шулай киенеп бәйрәмне ямьләгәннәр. Галия–Рамилә Моратовалар, Рәйсә–Алсу Әхмәтҗановалар, Сания–Ләйсән Гәрәевалар бу Яңа елны әле дә сагынып искә алулары турында сөйлиләр икән.
Гөлфинә дә: “33 елдан соң үземне балачакка кайткандай хис иттем“, – ди. Кем белә, бәлки еллар узгач алар гаиләсендә үсеп килүче өч кыз да, әнә шулай киенеп, авылдашларны янә сөендерерләр әле.
Нет комментариев