Оешма-предприятиеләрдән кырыклап кеше катнашты
Бүген төштән соң Әгерҗедәге иске татар зиратында чистарту өмәсе узды. “Барлыгы 15 тонналап чүп чыгарылды, куаклар киселде“, – ди зират каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов.
Әлеге өмәне оештыруда район башлыгы Азат Вәлиев, “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов, аның урынбас ары Руслан Вәлиевның тырышлыгы зур булган.
Аларга һәм өмәдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәт! Изге гамәлләре өчен Ходай үзләрен зурласын, – ди Илдус абый.
Ул киләчәктә дә өмәләр дәвам итәчәген белдерде.
Нет комментариев